- кәрәз
- Бал туплау, күкәй салу өчен бал кортлары яки шөпшәләр тарафыннан тигез рәтләр итеп балавыздан ясалган күзәнәкләр. КӘРӘЗЛЕ БАЛ – Кәрәзеннән суыртып алынмаган бал. КӘРӘЗЛЕ ТЕЛЕФОН – Җир өстендә кәрәз (челтәр) сыман булып урнашкан тапшыргыч станцияләр аша эшли торган чыбыксыз телефон
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.